23 Гыйнвар 2020
ИЛГИЗ ЗӘЙНИЕВ "ӘКИЯТ" КУРЧАК ТЕАТРЫНЫҢ СӘНГАТЬ ҖИТӘКЧЕСЕ ИТЕП БИЛГЕЛӘНДЕ
Татар дәүләт "Әкият" курчак театры җитәкчелеге үзгәрешләр кичерә.
⠀
Бүген, 22 гыйнварда, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова курчак театры коллективына яңалык җиткерде: Яппарова Роза Сәетнур кызы театр директоры вазыфасыннан китә, театрга сәнгать җитәкчесе итеп Зәйниев Илгиз Газинур улы, ә башкарма директор итеп, әлегә кадәр директор урынбасары булып хезмәт иткән Ганеев Илфат Тауерис улы билгеләнә.
⠀
"Әкият" курчак театрында 40 ел, шул исәптән, 27 ел директор булып хезмәт иткән Яппарова Роза Сәетнур кызы эшен сәнгать җитәкчесе киңәшчесе буларак дәвам итәчәк.
⠀
Театр коллективы үзгәрешләрне җылы кабул итте. Мәдәният Министры Ирада Әюпова театр сәнгате үсешенә чиксез өлеш керткәне өчен Роза Сәетнур кызына зур рәхмәтен җиткерде, яңа җитәкчелеккә уңышлар теләде, театрның киләчәгенә зур өметләр баглавын белдерде.