“Әкият” курчак театры халыкара фестивальдә дәрәҗәле диплом яулады
"Әкият” курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган V Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). “Әкият” курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган V Халыкара курчак театрлары фестивалендә “Курчаклар буенча иң яхшы рәссам эше” номинациясендә Диплом яулады.
Артистлар фестивальдә Зөлфәт пьесасы буенча куелган “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең рәссамы - Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская.
Фестивальдә спектакль татар телендә уйналган.
“Дөньяның төрле илләреннән килгән коллективлар арасында “Әкият” курчак театры артистлары үзләренең профессиональлеге белән шаккатырды. Жюри әгъзалары театрны академик театрлар белән чагыштырган”, - ди театрның матбугат үзәге.