24 Сентябрь 2018
“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша
“Әкият” курчак театрының татар труппасы Самарада уза торган VII Халыкара курчак театрлары фестивалендә Габдулла Тукай әсәре буенча Зиннур Хөснияр язган “Су анасы” спектаклен тәкъдим итте. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
VII Халыкара курчак театрлары фестивале Самара шәһәрендә 15 - 20 сентябрь көннәрендә уза.
Самарадан кайткач та, артистлар Казахстанның Актүбә шәһәренә юл тотачак. Биредә 22 сентябрьдә V Халыкара курчак театрлары фестивале башланып китә. Труппа Зөлфәт пьесасы буенча куелган “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен тәкъдим итәчәк.
Әлеге фестивальләрдә артистлар спектакльләрен татар телендә уйнаячак.