Барнаулда «Экият» курчак театры гастрольләре башланды
Бүген Барнаулда Татар дәүләт “Экият” курчак театры гастрольләре ачылды.
«Цветик-семицветик» спектакле алдыннан ике театрның җитәкчеләре Роза Яппарова һәм Надежда Васильева тамашачыларга сәламләү сүзе мөрәҗәгать итте.
Искәртеп узабыз: “Әкият” курчак театры артистлары 2, 3, 4, 5 ноябрь көннәрендә Алтай курчак театры сәхнәсендә: Адель Хаировның “Өч кыз”, Людмила Савчукның «Хаврошечка» һәм Валентин Катаевның «Цветик-семицветик»спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, документ мәдәни багланышларны да күздә тота.
Шулай ук, гастрольләр кысаларында Барнаулда яшәүче татарлар белән очрашу үткәрелде.