14 Август 2019
“Әкият” курчак театры WorldSkills чемпионаты көннәрендә спектакльләр күрсәтә
“Әкият” татар дәүләт курчак театры Казанда WorldSkills чемпионаты барган көннәрдә үз репертуарындагы яң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә.
Спектакльләр 18 августтан 31 августкача театрның Зур һәм Кече залларында күрсәтелә.
Программага кертелгән спектакльләр арасында “Җырла, курай, Уйна, Шомбай”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре татар телендә күрсәтелә. Олы тамашачылар өчен «Ночь перед Рождеством”спектакле булачак. Афишада татар әкиятләре буенча куелган “Три дочери”, Тукай әкиятләренә нигезләнгән “Волшебные сны Апуша” спектакльләре дә бар.