Театр турында


Татар дәүләт “Әкият” – курчак театры – илебездэ иң өлкән курчак театрларының берсе. Ул 1934 елда оештырыла. Аның беренче директоры, актёры, рәссамы һәм режиссеры Сергей Макарович Мерзляков була. Ул үз тирәсенә балаларны һәм театр сәнгатен ярата торган, иҗади яктан актив яшьләрне җәлеп итә. Ул заманда театр “Интернациональ дәүләт курчак театры” дип атала. Театрның репертуары да татар һәм рус әдәбиятының, дөнья классикасының иң яхшы әсәрләренә нигезләнеп төзелә.

“Петрушка-октябрёнок», «Петрушка-беспризорник», «Лёшка и кошка», «Запрещенный попугай», Огородные вредители и несознательные родители»  – беренче спектакльләре әнә шулай атала.

Труппа, тамашачыга карап, татар һәм рус телләрендә чыгыш ясый.

1937 елда актриса Рокыя Хәбибуллина һәм артист Фуат Таһиров Габдулла Тукай әкияте буенча беренче милли пьеса – “Кәҗә белән Сарык”ны дөньяга чыгара. Шулай итеп, курчак театры өчен татар милли драматургиясенә нигез салына. Театр балалар аудиториясе юнәлешендә үсә башлый. “Мавыктырып тәрбияләү”: курчак уены сәнгатенең төп принцибы беренче көндә дә актуаль.

Төрле елларда эшләгән актерлар, режиссерлар, шулай ук техник, административ һәм җитәкче хезмәткәрләр театр үсешенә зур өлеш кертте. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты, баш режиссер Сәләх Хөсни, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, баш режиссёр Игорь Москалёв, театр директорлары Антонина Дёмина, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Юрусов, ТРныңатказанган мәдәният хезмәткәре Әзхәр Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов, режиссёр-куючы, ТРның атказанган артисты Борис Рычков, курчаклар конструкторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Лаврентьев, театрның баш рәссамнары: Анатолий Азимов, ТРның халык рәссамы Любовь Сперанская, Карелия Республикасының атказанган рәссамы Христина Скалдина, РФнең атказанган рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, куючы рәссам, РФнең атказанган рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Губский, ТРның халык артисты Фуат Таһиров, ТРның атказанган артистлары: Полина Бикмөһәммәтова, Вәли Гаффаров, Мәрьям Хисамова, Вера Третьякова, Галина Таһирова, Рәшидә Үтәева, Гәүһәр Мөбәрәкова, Геннадий Вишняков, Валентина Гыйбадуллина, Наҗия Шестопалова. Артистлар Сара Вәлиуллина, Азат Хөснетдинов, Сара Яушева, Николай Кириллов, Игорь Трофимов, музыкантлар Әгъләм Низаметдинов, Николай Осипов һәм башкалар – әнә шундыйлардан. Озак еллар дәвамында алар коллективның иҗади умырткасы булдылар. Һәр исем – үзе бер ачыш, югары һөнәрмәндлекнең, яңалыкның чагылышы.

Бүгенге көндә театрның директоры – РФнең һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова, баш режиссёры – РФнең һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров. Театр чын мәгьнәсендә Татарстан курчак театры сәнгатенең үзенчәлекле үзәге булып тора. Ул Россиядә һәм чит илләрдә дә танылу алды. Төп иҗади кредолары – үзебезнең илдәге һәм чит илдәге курчак театрлары иҗатын өйрәнү, иҗади мохит тудыру буенча инновацион технологияләрне эзләү һәм ныгыту.

Театрда талантлы иҗат коллективы тупланган: куючы режиссёр РФнең һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко, спектакль кую-сәнгать бүлеге мөдире ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Даян Гыйлемханов, балетмейстер ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннанова, рәсем-бутафория цехы мөдире ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Коняхина. ТРның халык артистлары – Наталия Егорова, Рәмзия Фәйзуллина, Сания Каюмова, Александр Корнеев; ТРның атказанган артистлары – Эльвира Гыйлемханова, Ришат Гыйззәтуллин, Сергей Кузнецов, Юрий Чуктиев, Владимир Фечин, Данил Үтәшев, Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова һәм башкалар.

Биредә туксаннан артык кеше эшли. Труппада 32 актер бар. Яшь актерлар театрга нигездә Казан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетын һәм Казан театр училищесын тәмамлап килә. Бу уку йортлары базасында театр моннан 40 ел элек үзенең курчак театры мәктәбен ачты. Аны тәмамлаучылар казанда гына түгел, Россиянең күп кенә театрларында хезмәт куя.

Бүгенге көндә театрның репертуар афишасында 40 тан артык спектакль бар. Л.Кожевниковның “Гуси-лебеди”, Э.Т.А. Гофманның “Щелкунчик”, А. Толстойның “Буратино”, С.Хөснинең “Камырбатыр”, Г.Тукайның “Су анасы” (З.Хөснияр инсценировкасы), Р.Харисның “Кәкрүшкә”, Г.Х.Андерсенның “Дюймовочка”, К.Чуковскийның “Муха-цокотуха”, В.Катаевның “Цветик-семицветик”, В.Фечиның “Колобок”, Р.Бохараевның “Волшебные сны Апуша”, Н.Дәүлинең “Җырлап узган җәй”, А.Хәировның “Три дочери”, Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” (Г.Рәхим инсц.) кебек күп кенә спектакльләр Бөтенроссия һәм Халыкара театр фестивальләрендә катнашты һәм лауреат булды.

“Әкият” курчак театры үз спектакльләре белән Германия (Брауншвейг, Боттрон), Төркия (Адана, Измир, Әнкара, Искешәһәр), Франция (Канн), Болгария (Стара Загора, Тырговиште), Казахстан (Алматы), Украина (Ивано-Франковен, Финляндия (Иисалми, Хельсинки), Беларусь (Брест), Румыния (Меджидия), Азәрбайҗан (Баку), Таҗикстан (Дүшәнбе), Россиядәге (Белгород, Рязань, Киров, Оренбург, Кострома, Самара, Тольятти, Ульяновск, Уфа, Яр-Чаллы) Халыкара театр фестивальләрендә, Болгария, Россия, Франция, Германия, Югославия, АКШ, Нидерланд, Чехиядәге иҗади конференцияләрдә, күргәзмәләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнашты.

Театр эшчәнлегенең иң мөһим юнәлеше булып гастрольләр оештыру тора. Иксез-чиксез зур илебезнең яшь тамашачылары ул гастрольләр вакытында татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре вә мәдәнияты белән танышты. Театр Ломжа (Польша), Астана, Алматы (Казахстан), Киев (Украина), Улан-Уде, Рязань, Мәскәү өлкәсе, Чиләбе, Екатеринбург, Түбән Новгород, Владимир, Белгород, Ярославль, Пермь, Самара, Махачкала, Вологда, Оренбург, Кострома, Уфа, Ижау, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск кебек шәһәрләрдә гастрольләрдә булды.

Театр шулай ук Татарстан Республикасының район вә шәһәрләрендә – Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Җәлил, Азнакай, Мамадыш, Баулы, Байлар Сабасы, Нурлат, Чистай, Аксубайда даими гастрольләр оештыра.

Театр 1974 елдан – курчак театрларының Халыкара оешмасы (УНИМА) әгъзасы, 2005 елдан – “Курчак театры-ХХI гасыр” Россия ассоциациясе әгъзасы. 2009 елда театрТатарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясенә лаек булды.

2012 елның 1 мартыннан театр яңа бинада эшли. Биредә – ике тамаша залы, алар яңа техника, электр белән яктыру һәм тавыш бирү җиһазлары белән, иркен һәм якты остаханәләр белән тәэмин ителгән.

2013 елның сентябрендә “Әкият” курчак театры “Шомбай-fest” дип аталган беренче Халыкара курчак театрлары фестивален оештырды. Фестиваль эшендә Төркиядән, Франциядән, Беларусь Республикасыннан, Таҗикстан Республикасыннан һәм Россиянең байтак калаларыннан 16 иҗат коллективы катнашты.

Республиканың иҗади берлекләре белән хезмәттәшлеккә, репертуар төзүгә аерым игътибар юнәлтелә. Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Ренат Харис, Рабит Батулла, Әхәт Мушинский, Мансур Гыйләҗев, Гадел Хәиров, Зиннур Хөснияр, Лев Кожевников, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флера Тарханова, Аманулла кебек талантлы авторлар белән хезмәттәшлек итә театр.

Барлык спектакльләр дә бәйрәм вә толсымлы халәт тудыра торган музыка белән өретелгән. Монысы инде Сара Садыйкова, Хөснулла Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Резедә Әхиярова, Леонид Любовский, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Болгари, Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, Ислам Сафин, Юрий Чаплин кебек гаҗәеп талантлы композиторларның иҗат җимеше.

Инде менә 85 ел дәвамында “Әкият” Татар дәүләт курчак театры үзенең нәни тамашачыларын сөендереп яши. Ошбу могҗизалар йортында балалар театр сәнгате белән танышалар һәм үзләренең яраткан әкият каһарманнары белән очрашалар.⁠