13 Ноябрь 2019
ГАСТРОЛЬЛӘР ДӘВАМ ИТӘ
11 ноябрьдә Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының Татарстан буйлап гастрольләре башланды. 15 ноябрьгә кадәр театр артисты Р.Мөхәммәтшин пьесасы буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектаклен Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас, Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында күрсәтәчәк.
⠀
«Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык турында сөйли.
⠀
11 ноябрьдә спектакль Югары Ослан районында, 12 ноябрьдә – Кама Тамагы районында, 13 ноябрьдә Апас районында тулы заллар белән күрсәтелде.
⠀
14 ноября 10.00 һәм 12.00 сәгатьтә артистлар Чүпрәле районында, 15 ноябрьдә 10.00 һәм 12.00 сәгатьтә Кайбыч районында яшь тамашачыларыбызга спектакльне тәгъдим итәчәкләр.
⠀
Спектакльләрнең режиссеры Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров; сәхнәгә куючы рәссам – Сергей Рябинин, композитор – Эльмир Низамов.
⠀
Барыгызны да спектакльләрдә көтеп калабыз!