2 Март 2019
Светлана Дорожко «Әкият» курчак театрында спектакль куячак
“Әкият” Татар дәүләт курчак театры премьерага әзерләнә – Светлана Дорожко пьесасы “Звуки и краски татарской сказки” спектакле тәкъдим ителәчәк.
Май аенда Санкт-Петербургтан режиссер,«Алтын битлек» номинанты Светлана Дорожконың репетицияләре башланачак. Режиссер рус һәм татар группасы өчен спектакль куярга ниятли. Спектакль 5 татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнәчәк. “Шомбай”, Зөһрә” “Өч күгәрчен” һәм башкалар.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Светлана Дорожко, Россиянең “Алтын битлек” театраль премиясе номинанты (Санкт-Петербург);
Рәссам – Александр Алексеев, Россиянең “Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты (Санкт-Петербург);
Композитор – Татьяна Алешина, Россиянең аткзанган мәдәният хезмәткәре (Санкт-Петербург)
Премьера 28 июнь көнне планлашытрылган.