9 Сентябрь 2020
ӘЛМӘНДӘР ТУГАНДА
Рәссам кулы белән кәгазьгә төшерелгән эскиздан сәхнәгә менгәнче курчак чиксез озын юл үтә. Аны «тудыруда» тулы бер команда катнаша. Театрда һәр курчакның үз тарихы, үз тормышы.
⠀
Бүгенге көндә «Әкият» курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленә курчаклар ясау эше гөрләп бара. Легендар Әлмәндәр карт сәхнәгә нинди булып менәр?! Тамашачы күңелен кай ягы белән яулар?! Кемнәрне гашыйк итәр?! Сезнең игътибарга курчак «тудыру» мизгелләрен тәкъдим итәбез!
⠀
2, 3 октябрьдә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле премьерасына чакырабыз!
⠀
Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
⠀
Әлмәндәр карт сезне көтә!
⠀
Билетлар инде сатуда.
⠀
Режиссёр - Илгиз Зәйниев