28 Июнь 2019
ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР!
«Әкият» курчак театры сезонының соңгы премьерасын – биш татар әкиятен берләштергән «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» спектаклен чыгарды. Бүген театрның кече залында рус һәм татар телләрендә спектакльнең премьерасы тәкъдим ителә.
Музыкаль әкиятне Петербург режиссеры Светлана Дорожко сәхнәләштерде. Спектакль рус һәм татар телләрендә һәр ике труппада да куелган.
Спектакльдә «Зөһрә кыз», «Сандугач», «Тегүче, җен баласы һәм аю», «Өч күгәрчен», «Шомбай» әкиятләре кулланылган.