19 Октябрь 2018
ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР!
Бүген Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Принцесса Крапинка” (А.Шмидт, Э.Гыйлемханова инсценировкасы) спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры Татарстанның халык артисты Эльвира Гыйлемханова, рәссамы Екатерина Спиридонова, композитор Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр - балаларга” федераль программасы кысаларында тормышка ашырылды.