5 Апрель 2019
ТИЗДӘН ПРЕМЬЕРА!
“Әкият” Татар дәүләт курчак театры премьерага әзерләнә – А.Пушкин, Л.Кожевников инсценировкасы “Сказка о царе Салтане” спектакле тәкъдим ителәчәк. Яңа тамашаны 17 апрель көнне карарга мөмкин була.
Әсәрне сәхнәгә куючы – Рафаэль Таһиров, рәссамы – Софья Шахновская (Мурманск), ә композиторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов. Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театрлар – балаларга” федераль программасы кысаларында чыгарыла.