ТАТАРСКОМУ ГОСУДАРСТВЕННОМУ ТЕАТРУ КУКОЛ «ЭКИЯТ» ПРИСВОЕНО ЗВАНИЕ «АКАДЕМИЧЕСКИЙ»
Сөенечле вакыйга белән уртаклашабыз – Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрына театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Академия театры» исеме бирелде!
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына 2024 елның 15 октябрендә кул куелган. Бу исем яңа статус кына түгел, ә тамашачылар алдында зур җаваплылык та. Академия театры исеме барыбызга да көчле этәргеч булыр дип өметләнәбез. Алда планнар бик күп, театр үз тамашачыларын зәвыклы спектакльләр белән сөендерүен дәвам итәчәк дип ышанып калабыз!
Артистларны, театр хезмәткәрләрен, тамашачыларны һәм бу шатлыклы вакыйгага катнашы булган барлык кешеләрне котлыйбыз! Бу 90 ел театрга хезмәт иткән һәркемнең казанышы!