14 Май 2019
“Әкият” курчак театры һәм Курск курчак театры арасында алмаш гастрольләр узачак
15 – 19 май көннәрендә Курск шәһәренең курчак театры сәхнәсендә Татар дәүләт курчак театры гастрольләре була. Тамашачы «Али баба и 40 разбойников», «Гуси-лебеди» һәм «Красная шапочка»спектакльләрен күрә алачак.
Иҗади сәфәр РФ Мәдәният министрлыгы Гастроль эшчәнлегенә ярдәм федераль үзәгенең “Зур гастрольләр” программасы кысаларында оештырылган.
“Бу гастрольләр тәҗрибә алмашу, яңа тамашачылар белән аралашу һәм, әлбәттә инде, коллективлар арасында иҗади элемтәләрне ныгыту”, - ди театр директоры Роза Яппарова.
"Әкият" курчак театры спекакльләре Курск шәһәрендә 15, 16,17 һәм 19 майда күрсәтеләчәк.
Шул ук көннәрдә Казанда Курск артистлары «Венецианское адажио, или кот, который жил в водосточной трубе», «38 попугаев», «Ладушки» спектакльләрен күрсәтә.
Фотоларны кулланырга ярый.
«Али баба и 40 разбойников», «Гуси-лебеди" спектакленнән фрагментлар.