10 Март 2019
Курчак театры “Өрә белмәгән көчек” спектакле белән гастрольләргә чыга
Гастрольләр 11 марттан 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Рүзәл Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән көчек” спектакле белән гастрольләргә чыга.
Гастрольләр 11 марттан 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Театрның татар труппасы Алексеевск, Чистай, Лениногорск, Баулы, Түбән Кама шәһәрләрендә көнгә икешәр спектакль күрсәтәчәк.
Әкият-спектакльнең авторы — яшь драматург, шагыйрь Рүзәл Mөхәммәтшин. Әсәрне сәхнәгә Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган, рәссамы — Сергей Рябинин. Композитор Эльмир Низамов, пластика - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.
Әкиятнең эчтәлеге буенча, йорт хуҗасының улы көчек табып кайта. Көчек өрә белми. Кәҗә бәтие, Сарык бәрәне бу күренешкә аптырый. Көчек Акбай белән дуслаша. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп керә дә, Кәҗә бәтиен урманга алып китә. Ә көчек өреп, Галине ярдәмгә чакыра алмый.
Спектакльдә Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова; артистлар Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова катнаша.