26 Октябрь 2018
“Әкият” курчак театры Алтайга гастрольләргә китә
29 октябрь көнне “Әкият” курчак театры гастрольләр белән Алтайга китәчәк.
2, 3, 4, 5 ноябрь көннәрендә Барнаул шәһәре тамашачылары Алтай дәүләт курчак театры сәхнәсендә татар әкиятенә нигезләнеп язылган “Өч кыз” (А.Хаиров), «Хаврошечка» (Л.Савчук) һәм «Цветик-семицветик» (В.Катаев) спектакльләрен күрә алачак.
Шулай ук, гастрольләр кысаларында Барнаулда гомер кичерүче милләттәшләр катнашында очрашу да уздырылачак.
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, документ мәдәни багланышларны да күздә тота.