11 Ноябрь 2019
«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫ КЫРЫМДА ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАША
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының рус төркеме «Кырымның театраль көзе» милли театрлар фестивалендә катнашачак.
Театр коллективы фестивальгә Александр Пушкинның «Сказка о царе Салтане» әкиятен алып бара. Спектакльне Л.Кожевников инсценировкасы буенча театр режиссеры Рафаэль Таһиров сәхнәләштергән.Рәссамы – Софья Шахновская (Мурманск). Композитор – Азат Хөсәенов.
Казан артистлары музыкаль әкиятне Антон Чехов исемендәге Ялта театрында 16 ноябрь көнне күрсәтәчәкләр.
Кырым фестивале программасында унике спектакль. Театрлар А.С. Пушкин, Н.В. Гоголь, А.П. Чехов, М. Булгакова А. Вампилов һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләрен алып киләләр.
«Кырымның театраль көзе» милли театрлар фестивале иртәгә, 12 ноябрьдә, ачыла һәм 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.