10 Май 2019
Казанда Мәскәү театры гастрольләре башланды
Бүген Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Мәскәү курчак театры гастрольләре ачылды.
Спектакль алдыннан сәламләү сүзләре белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, Мәскәү театры директоры Людмила Редько һәм “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова мөрәҗәгать итте.
Искәртеп узабыз: Мәскәү артистлары 10, 11, 12 май көннәрендә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә: “Мальчик-с-пальчик”, “Знаменитый Мойдодыр”, “Все мыши любят сыр” һәм “Театр на ладошке.Зима” спектакльләрен тәкъдим итәчәк.