15 Гыйнвар 2020
«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫНДА БЕРЕНЧЕ КУРЧАК ТЕАТР ЛАБОРАТОРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Лаборатория кысаларында ике рус һәм бер татар спектакльләренә эскизлар әзерләү планлаштырыла.
26 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» беренче курчак театр лабораториясе эшли башлаячак. Ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев театр лабораториясенең иҗади башлангычлар өчен файдалы булуын һәм труппага тренинг максатыннан үткәрелүен билгеләп үтте. Проект кысаларында шулай ук яшь режиссерлар һәм рәссамнар белән танышу планлаштырыла.
«Театр үзенең үзенчәлекле эстетик моделен табарга тиеш. Лаборатория — бу юнәлештә адымнарның берсе», — дип аңлатты бу уйны режиссер.
Лаборатория кысаларында барлыгы өч спектакль — ике рус һәм бер татар спектакльләренә эскизлар әзерләү планлаштырыла.