Театр бүген

2012 елның 1 мартыннан театр яңа бинада эшли. Биредә – ике тамаша залы, алар яңа техника, электр белән яктыру һәм тавыш бирү җиһазлары белән, иркен һәм якты остаханәләр белән тәэмин ителгән.

Бүгенге көндә театрның директоры – РФнең һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова, баш режиссёры – РФнең һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров. Театр чын мәгьнәсендә Татарстан курчак театры сәнгатенең үзенчәлекле үзәге булып тора. Ул Россиядә һәм чит илләрдә дә танылу алды. Төп иҗади кредолары – үзебезнең илдәге һәм чит илдәге курчак театрлары иҗатын өйрәнү, иҗади мохит тудыру буенча инновацион технологияләрне эзләү һәм ныгыту.

Театрда талантлы иҗат коллективы тупланган: куючы режиссёр РФнең һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко, спектакль кую-сәнгать бүлеге мөдире ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Даян Гыйлемханов, балетмейстер ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннанова, рәсем-бутафория цехы мөдире ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Коняхина. ТРның халык артистлары – Наталия Егорова, Рәмзия Фәйзуллина, Сания Каюмова, Александр Корнеев; ТРның атказанган артистлары – Эльвира Гыйлемханова, Ришат Гыйззәтуллин, Сергей Кузнецов, Юрий Чуктиев, Владимир Фечин, Данил Үтәшев, Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова һәм башкалар.

2013 елның сентябрендә “Әкият” курчак театры “Шомбай-fest” дип аталган беренче Халыкара курчак театрлары фестивален оештырды. Фестиваль эшендә Төркиядән, Франциядән, Беларусь Республикасыннан, Таҗикстан Республикасыннан һәм Россиянең байтак калаларыннан 16 иҗат коллективы катнашты.

Инде менә 85 ел дәвамында “Әкият” Татар дәүләт курчак театры үзенең нәни тамашачыларын сөендереп яши. Ошбу могҗизалар йортында балалар театр сәнгате белән танышалар һәм үзләренең яраткан әкият каһарманнары белән очрашалар..

Фотографии