Премьера! "Адәмнәр" (Люди) (Г.Ибрагимов)
Спектакль турында
Яшь
с 18 лет
Вакыт
80
Зал
Кече
Тел
Татарча
"Адәмнәр" әсәре 1921-1922 елларда Идел-Уралда булган котычкыч ачлыкны тасвирлый. Авылы-авылы белән халык кырыла, үлем, урамнарда, келәтләрдә аунап яткан мәетләр - гадәти хәлгә әверелә. Әлеге әсәрдә Ачлык - төшенчә түгел, яман персонаж. Бер гаилә үрнәгендә Галимҗан Ибраһимов ачлыкка дучар кешенең кешелеклелектән чыгуы, адәми зат булудан туктавын, рухи үлүен - бик нечкә итеп, адымлап сурәтләп бирә.“Адәмнәр” повесте курчак театрында аеруча яңгыраш таба. Кешелеклелектән чыккан адәм - җансыз курчак кебек. Курчакка җан өрү өчен аның артында һәрчак тере кеше кирәк.
Билетлар
10.05.2024 18:00:00
Билет сатып алырга