Суык Бабай / Морозко
о спектакле
Суык Бабай, ягъни Кыш Бабай, ни дәрәҗәдә юмарт икән? Ул һәрчак ягымлы, мәрхәмәтле генә буламы? Үзенең сүзләренә ышансаң, Суык Бабай – гадел! Шуңа күрә ел дәвамында көйсез һәм тәртипсез булганнар бүләктән генә түгел, хәтта Суык Бабайның мәрхәмәтеннән дә колак кагачаклар. Ә тәртипле, акыллы, шәфкатьле булган барлык балалар, җәнлекләр, хәтта аларның әти-әни, әби-бабайларга Суык Бабай юмарт бүләк тә, рәхәт бәйрәм дә бүләк итәчәк!