28 Апреля
Премьера! "Кошкин дом"
«Тили-тили, тили-бом! Загорелся кошкин дом!» – эту фразу знают все взрослые и дети.
28 Апреля
Сертотмас үрдәк (А. Алиш)
Бу мавыктыргыч, кызыклы әкиятнең геройлары хайваннар, җәнлекләр,
кош - кортлар.
Бүре Урманчы хуҗалыгына кереп, сарык бәрәнен урламакчы була. Урманчы үзенең эте Актырнак белән Бүрене эзәрлекләп урманга китә. Ишек алдында калган Сарык, Әтәч, Үрдәк, Тавык хуҗаның китүенә хафаланалар, кайгыралар. Аның кайтканын да көтеп тормыйча үзләре арасында иң җитез, иң батыр булган Үрдәкне урманга хуҗаны эзләргә җибәрәләр һәм йортта берүзләре генә калулары турында беркемгә дә сөйләмәвен сорыйлар. Ләкин Үрдәк бер дә серне саклый белми торган булып чыга: урманда очраган һәрбер җәнлеккә үзләренең ялгыз калулары турында сөйли. Аю, Бүре, Төлке бер-бер артлы урманчы хуҗалыгына зыян салу уе белән авылга юнәләләр. Вакытында кайткан Урманчы гына йорт хайваннарын, кош -кортларны урман җәнлекләреннән коткарып кала. Сертотмас үрдәк үзе дә хәйләкәр Төлкедән көч-хәл белән генә исән кала.
Бу әкият серне саклый белергә, дусларыңны куркыныч астына куймаска өйрәтә.
28 Апреля
Премьера! "Кошкин дом"
«Тили-тили, тили-бом! Загорелся кошкин дом!» – эту фразу знают все взрослые и дети.
28 Апреля
Премьера! "Кошкин дом"
«Тили-тили, тили-бом! Загорелся кошкин дом!» – эту фразу знают все взрослые и дети.