1 Май
Өрә белмәгән көчек (Р. Мөхәммәтша)
Хуҗа малай яңа гына табып кайткан кечкенә көчекнең өрә белмәвеннән кемгә нинди зыян була алсын? Ишегалдында уйнап-көлеп яшәүдән башкада гаме булмаган Кәҗә бәтие белән Сарык бәрәне дә, Акбай белән танышканнан соң, шулай фикер йөртә. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп кергәч, алар үзләренең никадәр ялгышуын аңлый: туган телен белсә, Акбай хәзер өрә-өрә Галине чакырып чыгарган булыр иде, югыйсә! Шушы кечкенә кимчелек аркасында дуслар Кәҗә бәтиен югалта – Бүре аны кара урманга алып кереп китә. Акбай белән Сарык бәрәне нишләр? Дусларын коткарырга ашыгырмы? Коткара алырмы?<br>
<br>
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.