25 Ноябрь 2021
«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫНДА ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ
a:2:{s:4:"TEXT";s:3946:"Кадерле дуслар! Бусагада Яңа 2022 нче ел!
Татар дәүләт «Әкият» курчак театры быел Яңа ел бәйрәме уңаеннан нәни тамашачыларга һәм әти-әниләргә «Кар кызы һәм тылсымлы тамаша» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Матур курчаклар, дәртле биюләр, мавыктыргыч вакыйгалар, махсус ут бизәләше, видео эффектлар – болар барысы да «Әкият» курчак театрында «Кар кызы һәм тылсымлы тамаша»! Балалар көйсез Кар кызы, шаян Шомбай малае, Убырлы карчык, Шүрәле һәм башка татар халык әкиятләре каһарманнары белән очрашачак! Кар кызы өйгә юл таба алырмы? Яңа ел бәйрәме булырмы?
Әлбәттә, булачак! Бары тик могҗизага ышанырга кирәк.
Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак. Тамашачылар спектакльдә үз урыннарында утырып катнаша. Тамаша барышында Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк.
Театр фойесында сезне бәйрәмнең патшабикәсе – чыршы, күңелле музыка һәм махсус яңа ел фотозонасы көтә.