Тарих

1934 елда нигез салынган Татар дәүләт «Әкият» курчак театры - Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе. Русиянең иң зур тарихлы тулы хокуклы курчак театрларыннан санала. Бүгенге көндә театр – Татарстанның курчак театры сәнгатенең Русиядә һәм чит илләрдә танылган үзенчәлекле үзәге булып тора.

1934 елда элекке чиркәү бинасында «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исеме белән ачыла. Спектакльләр ике телдә: татарча һәм русча уйнала. Беренче тамашалар: «Петрушка – октябрят», «Кызыл Петрушка», «Песи һәм Лешка».

Театрны оештыручылар : режиссер Сергей Мерзляков,артистлар Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, Фуат Таһиров, Вәли Гафаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина.

Рәзән, Владимир, Самар, Ижау, Чабаксар, Ульяновск, Ырынбур, Брауншвейг, Боттроп (Алмания), Канны(Франция), Измир, Адана (Төркия), Стара Загора (Болгария), Иисалми, Һелсинки (Финляндия), Мәҗидия (Румыния) һ.б. шәһәрләрдә гастрольләрдә булды.