Театр турында Музей Шомбай-fest
Рус Тат
  • Керү
  • Регистрация
Касса (843) 237-70-09
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
А.Алиш исемендәге премия лауреаты
Татар Дәүләт
Курчак
Театры
Министерство культуры Республики Татарстан
Лауреат премии им. А. Алиша
Татарский
ГосударственныЙ
Театр Кукол
Баш бит Афиша Репертуар Яңалыклар Элемтәләр
Купить билеты
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
.Алиш исемендәге премия лауреаты
Татар ДәҮләт Курчак Театры
Касса (843) 237-70-09
Купить билеты
Баш бит
Афиша
Репертуар
Яңалыклар
Элемтәләр
Театр турында
Музей
Шомбай-fest
Керү
Регистрация
Тат
Русский Татарча
Кире кайтырга
Әүвәлге Киләсе
14 Ноябрь 2022

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАЛАРЫНА БИЛЕТЛАР САТУ БАШЛАНДЫ

Бүген, 14 ноябрь көнне, «Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашаларына билетлар сату башланды!

Нәни тамашачыларны һәм әти-әниләрне «Тылсымлы яңа ел төше» дип аталган могҗизалы тамашага чакырабыз. Фойеда балалар өчен Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында Чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырылачак.

Яңа ел төнендә хәтта төшләр дә гадәттән тыш матур һәм могҗизалы була. Бигрәк тә, Яңа елның хуҗасы – бәләкәй Куян күргән төшләр!

Яңа ел хуҗасы булу – бу бик зур җаваплылык. Күз алдыгызга гына китерегез, ел кызык, матур, үпкәләүләрсез һәм бөтенесе канәгать булырлык итеп үтсен өчен күпме тырышырга кирәк.

Менә шуңа да безнең Куяныбыз тыз-быз чабып, арып-талып, хәлдән таеп, ничек йоклап киткәнен дә сизми кала. Һәм төшләр күрә! Ә төштә... Әлбәттә, төштә Кыш Бабай белән Кар Кызы, Чыршыларда матур утлар, уенчыклар һәм иң күңелле бәйрәм киче! Әйе, төшләрнең дә төрлесе була. Кайчак йөзе кара усаллар матур төшләргә кереп, бәйрәмнең ямен җибәрергә тырышалар. Ләкин без бит беләбез, бу төш кенә, шуңа берәүдән дә курыкмыйбыз!

Яңа ел тамашалары татар телендә 24 нче декабрь һәм 4 нче гыйнвар көннәрендә булачак.

Билет бәяләре – 500дән 850 сумга кадәр.

Яшенә карамастан, һәр тамашачыга билет алу зарури.

Тамаша 1 сәгать 15 минут бара.

1 яшьтән

Яңа елны «Әкият» курчак театры белән каршы алыгыз!

О театре
  • Документлар
Для зрителей
  • Правила посещения
  • Оценка качества услуг
  • Отзывы
  • Реквизиты и условия оплаты
(843) 237-70-09
Адрес: Казань, ул. Петербургская, 57
Как проехать
2023 г. Все права защищены. ©
Сделано в Direkt


theatre2019-gray300.png