ТЕАТР КУКОЛ «ЭКИЯТ» ПРИГЛАШАЕТ НА НОВОГОДНИЕ ПРЕДСТАВЛЕНИЯ!
Бүген «Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашаларына билетлар сатыла башлады.
Быел курчак театры «КРАКАТУК ЧИКЛӘВЕГЕ ҺӘМ ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ» дип аталган искиткеч яңа ел премьерасын тәкъдим итәчәк.
Без барыбыз да могҗизага ышанабыз. Ә елның иң тылсымлы вакыты кайчан соң? Әлбәттә, Яңа ел! Безнең «Кракатук чикләвеге һәм Яңа ел бәйрәме» – ул кызыклы, күңелле һәм искиткеч Яңа ел әкияте.
Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны Петр Ильич Чайковскийның сихри музыкасы һәм Эрнст Теодор Амадей Гофманның әкияте дөньясында гаҗәеп мавыктыргыч маҗаралар көтә.
Бу легендар әкият барыбызгада күптән таныш кебек.... Ләкин... Сез патша кызы Пирлипатның кем икәнен беләсезме? Тычканнар Патшабикәсе ни өчен аны коточкыч ямьсезгә әверелдергән?
Щелкунчик Тычканнар Патшабикәсенең гаскәрен җиңәчәк, ә Мари агач курчакта куркусыз шаһзадәне күрәчәк.
Бу гаҗәеп, серле, игелекле әкият – гаилә белән карау өчен менә дигән тамаша. Ә иң мөһиме, бу әкият могҗизаларга ышанып яшәргә өйрәтә.
Яңа ел тамашасы программасында: «Кракатук чикләвеге һәм Яңа ел бәйрәме» әкияте һәм Чыршы тирәли әйлән-бәйлән.
Яңа ел тамашалары татар телендә 21, 30нчы декабрь һәм 4 нче гыйнвар көннәрендә булачак.
Билет бәяләре – 600дән 1000 сумга кадәр.
Яшенә карамастан, һәр тамашачыга билет алу зарури.
Тамаша 1 сәгать 20 минут бара.
2 яшьтән
Яңа елны «Әкият» курчак театры белән каршы алыгыз!