Премьера! «Кәтүкнең сихри төшләре» (Волшебные сны мышонка)
Спектакль турында
Яшь
с 3 лет
Вакыт
60
Зал
Кече
Тел
Татарча
“Кәтүкнең сихри төшләре”– кызыклы һәм гыйбрәтле әкият.
Тычкан малае Кәтүк ялкау, мәктәптә укырга яратмый, әти-әнисен тыңламый торган була. Көннәрдән беркөнне әнисе Кәтүккә “Тылсым бакчасы” барлыгы турында сөйли. Андый бакчага бары тик бик тә тырыш затлар гына, бик тә тырышып укыган, уңган-булганнар гына эләгә ала ди.
Кәтүк йоклар алдыннан шул бакчаны күрергә хыялланып ята. Анда мондагыга караганда ике-өч мәртәбә әйбәт һәм рәхәттер дип уйлый ул. Менә шуннан Кәтүкнең сихри төшләр дөньясына сәяхәте башлана. Төшләрендә гизеп йөргәндә героебыз төрле маҗараларга очрый. Тамаша кешеләрнең яхшы тормышка омтылулары, яхшыдан үрнәк, яманнан гыйбрәт алырга өйрәнүләре турында. Гаделлек, батырлык, хезмәтсөючәнлек, намуслык, тырышлык һәм әти-әнигә мәхәббәт барысын да җиңеп чыга.