Өрә белмәгән көчек (Р. Мөхәммәтша)

Спектакль турында
Яшь
с 3 лет
Зал
Кече
Тел
Татарча
Хуҗа малай яңа гына табып кайткан кечкенә көчекнең өрә белмәвеннән кемгә нинди зыян була алсын? Ишегалдында уйнап-көлеп яшәүдән башкада гаме булмаган Кәҗә бәтие белән Сарык бәрәне дә, Акбай белән танышканнан соң, шулай фикер йөртә. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп кергәч, алар үзләренең никадәр ялгышуын аңлый: туган телен белсә, Акбай хәзер өрә-өрә Галине чакырып чыгарган булыр иде, югыйсә! Шушы кечкенә кимчелек аркасында дуслар Кәҗә бәтиен югалта – Бүре аны кара урманга алып кереп китә. Акбай белән Сарык бәрәне нишләр? Дусларын коткарырга ашыгырмы? Коткара алырмы?
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.
Билетлар
28.10.2023 12:00:00
Билет сатып алырга