13 Февраль 2019
"Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсы дәвам итә
"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында “Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсы дәвам итә.
Конкурс театр репертуарын яхшырту һәм яңа авторлар табу максатыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Театр әһелләре берлеге һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры тарафыннан гамәлгә куелган.
Пьесалар татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Алар моңарчы беркайда да куелмаган, укылмаган һәм басылмаган булырга тиеш.
Пьесалар 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Шорт битенә кергән пьесалар буенча ачык укулар оештырылачак. Җиңүче пьеса театр сәхнәсендә куелырга мөмкин.