15 Ноябрь 2019
«КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК» СПЕКТАКЛЕН АШХАБАДТА ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬДӘ КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР
«Әкият» курчак театрының татар труппасы Ашхабад шәһәрендә Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. Артистлар спектакльне татар телендә уйнаячак. ⠀
«Әкият» курчак театры Төрекмәнстанда уза торган «Бәхет эпохасының театр сәнгате» Халыкара фестивалендә катнашачак. Фестиваль 19– 23 ноябрь көннәрендә үтә. ⠀
Курчак театры артистлары 22 ноябрь көнне Ашхабад курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Әсәрне сәхнәгә куюычы режиссер – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Губский, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Луиза Батыр-Болгари, хореграф – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. ⠀
Фестивальгә спектакльнең режиссеры, озак еллар театрның баш режиссеры булып эшләгән Илдус Зиннуров һәм театр директоры Роза Яппарова да чакырулы. ⠀
Ашхабадта уздырыла торган фестивальдә Америка Кушма Штатлары, Эстония, Кыргызстан, Һиндстан, Төркия, Казахстаннан милли драма театрлары һәм Казан, Украина, Брянск, Санкт-Петербургтан курчак театрлары катнаша.