11 Апрель 2019
“Әкият” курчак театры Мәскәүгә гастрольгә бара
19-21 апрель көннәрендә Мәскәү курчак театры бинасында Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры гастрольләре башлана.
Мәскәү тамашачысына “Әкият” театры дүрт спектакль алып килә. Берсе өлкәннәр өчен “Ханума” спектакле, өчесе: «Гуси-лебеди», «Хаврошечка». «Дюймовочка» яшь тамашачылар өчен тәкъдим ителәчәк.