22 Май 2019
Курчак театрында татар әкиятләре буенча ир-ат артистлар белән спектакль куела
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры татар әкиятләренә нигезләнеп ир-ат артистлар белән яңа спектакль чыгара. Театрның матбугат хезмәте режиссер Светлана Дорожконың әзерлек эшләрен башлавы турында хәбәр итә.
«Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» спектакленең пьесасын татар әкиятләренә нигезләнеп Светлана Дорожко үзе язган. Пьесада төрле жанрлардагы биш әкият кулланылган. Болар - «Шомбай», «Өч күгәрчен», «Зөһрә кыз», «Батыр тегүче» һәм «Сандугач» әкиятләре. Пьесаны татарчага Татарстаның халык язучысы Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.
«Казанда спектакль куярга рәхәтләнеп ризалаштым. 2017 елда монда «Хаврошечка»ны куйган идем инде. Спектакль ике труппада да чыгарылачак. Һәр куелыш өчен труппалардан бишәр ир-ат актерны сайлап алдым», - ди «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Светлана Дорожко.
Режиссер куелышта этник уен коралларын – гөслә, курай, думбыра, кубыз һәм дәфне кулланачак. Традицион көйләрне сайлау буенча фәнни консультант буларак командага Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров чакырылган. Ул артистларны этник уен коралларында уйнарга да өйрәтәчәк.
Премьера 28, 29 июнь көннәренә билгеләнгән.